Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанга «Бернадетт» циклоны килә

Сак булыгыз.

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә. Синоптиклар фаразлавынча, республикага «Бернадетт» циклоны йогынтысы килеп җитәчәк.

Якындагы тәүлектә Татарстанның күпчелек районнарында яңгырлар көтелә. Аерым урыннарда көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы ихтимал.

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда җилнең көчәюе 15–20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Казанда җил тизлеге 18 м/с ка кадәр көчәячәк.

Циклон килү белән республикада һава температурасы да төшәчәк. Көндез Татарстан буенча +20...+25 градус җылы булса, Казанда +22...+24 градус көтелә.

Белгечләр яшен вакытында иминлек кагыйдәләрен үтәргә, көчле җил вакытында агачлар һәм җиңел конструкцияләр янында тормаска киңәш итә.

 

https://shahrikazan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев