Татарстанның бер районында Сабантуй көнен билгеләгәннәр
Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе көне билгеле.
Мөслимдә узачак. Бу хакта http://muslumirc.ru хәбәр итә.
Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе 2021нче елның 3 июлендә Мөслимдә узачак. 3 июль шимбә көнгә туры килә. Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе быел унберенче тапкыр оештырыла. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан 2020 елда үткәрелергә тиеш иде. Коронавирус таралуга бәйле Сабантуй 2021 елга күчерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев