Тимераякны алыштырып алырга мөмкин
Тимераякта шуу – бик киң таралган спорт һәм ял төренә әйләнде, шәхси тимераяклы булырга теләүчеләр күп.
Әгәр кибеттән алган тимераягыгыз, өйдә кабат киеп, озаграк йөреп карагач аягыгызга җайсыз булса, тимераякны алыштырырга мөмкин. Әлбәттә, аның товар чегын саклаган, бер төшенә дә зыян китермәгән булсагыз. Сатучы, Кулланучылар хокукын яклау законының 25 нче маддәсе нигезендә, сездән 14 көн эчендә тимераякны кабул итәргә, башкасын алыштырып бирергә, яисә 3 көн эчендә бәясен кайтарырга тиеш.Үзара килешү буенча, әлегә сезгә яраклы тимераяклар кибеттә булмаса, яңа товар кайтуын көтә аласыз, аның кайтуын сатучы сезгә хәбәр итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев