Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авылындагы янгын автомобильдән чыккан дип фаразлыйлар

Шимбә көнне иртәнге сәгать биш тулганда 66 нчы янгынга каршы хезмәт бүлегенә Тимәш авылында шәхси гараж януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән фаҗига урынына килеп җитә, алар килгәндә Утыз Имәни урамы,  118 нче йорт янындагы  гаражның түбәсен ут чолгап алган була. Гараж һәм аңа терәп салынган ике сарай – барсыда бер түбә астында булалар.

 Янгын сүндерүчеләрне гараж хуҗаларының күршеләре каршы ала, алар бина эчендә кеше булмавын әйтәләр. Ярдәм сораучылар булмаса да, утның башка йортларга күчү куркынычы  була. Янгын сүндерүчеләр зур тырышлык белән моны булдырмый калалар, әмма гаражның түбәсе тулысы белән янып бетә. Аңа терәп салынган сарайларның  түшәм япмалары өлешчә җимерелеп төшә. Гаражда  һәм гараж белән йорт арасында торган “Ока” машиналары да бөтенләе белән янып бетә.

Янгын чыгуның сәбәбе әлегә төгәл ачыкланмаган, янгын сүндерү хезмәте бүлегендә аны автомобильләрнең берсендә электр җайланмасының  төзек булмавыннан килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев