Түбән Чыршылы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары физикадан тирән белемнәрен күрсәтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары физикадан тирән белемнәрен күрсәтте

Турнирда

Түбән Чыршылы мәктәбенең 8нче  класс укучылары физика предметы  буенча авыл мәктәпләренең 8нче сыйныф укучылары арасында үтә торган турнирда катнаштылар.

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

Турнир төрле биремнәрдән, шул исәптән теоретик сораулардан, практик тәҗрибәләрдән һәм төркемнәрдә эшләүдән торды. Балалар катлаулы мәсьәләләрне чишүдә үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр, шулай ук катлаулы моментларда бер-берсенә ярдәм итеп, команда булып эшләделәр.

Турнир нәтиҗәләре буенча егетләр, кызлар  "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә җиңүчеләр булдылар. 


фотолар: мәктәп сайтыннан


Нет комментариев