Түбән Кама Сабан туеның абсолют батырына автомобиль бүләк иттеләр
2026 елда Түбән Кама Сабан туеның абсолют батыры исеменә Трудовой бистәсендә яшәүче Вадим Демидов лаек булды.
Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Җиңүче «Лада Гранта» автомобиле хуҗасы булды. Машина ачкычларын аңа Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев тапшырды. Бүләкләү тантанасыннан соң, җиңүче яңа автомобилендә мәйдан буйлап хөрмәт әйләнеше ясады.
Вадим Демидов 12 яшьтән бирле көрәш белән шөгыльләнә. Ул — районның өч тапкыр абсолют батыры Федот Демидовның оныгы.
Финалда ул көрәш буенча спорт мастеры, 2021нче елгы Сабантуй батыры, Шәңгәлче авылыннан Наил Зәйнуллин белән очрашты.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев