ТР Мәгариф министры: Укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак
ЯҢАЛЫКЛАР

ТР Мәгариф министры: Укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак

Прививка ясар алдыннан табиблар һәркемнең сәләмәтлеген тикшерә, алар тарафыннан каршылык булмаган очракта гына вакцина ясау рөхсәт ителә.

“ Ковидка каршы вакцина ясауда ирексезләү юк, аны ясар алдыннан күп төрле анализлар бирү тиешле, аларның нәтиҗәсе уңай булган очракта гына, теләкләре булганнарга прививка ясыйлар,”- диде мәгариф һәм фән министры Ильсур Һадиуллин.

 Аңа хәтле ул мәктәп укучыларына коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясамаячаклары турында әйткән иде.


Нет комментариев