Урманчылыкка эшкә урнашачак яшь белгечләргә 500 мең сумга кадәр акча түләячәкләр
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кадрлар мәсьәләсен күтәрде.
Бүген республиканың урман тармагында 2,5 меңнән артык кеше хезмәт куя, аларның күбесе – ир-ат. Эшчеләрнең уртача яше – 43 яшь. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе – тармак өчен яшь кадрлар әзерләү. Татарстанда профориентация эшенең искиткеч моделе – мәктәп урманчылыклары сакланган һәм үсеп килә. 174 мәктәп урманчылыгы 2 меңнән артык укучыны берләштерә», – диде Кузюров.
Кадрларны 1921 елда нигез салынган Лубян урман-техника көллияте әзерли. Эшләү дәверендә ул 9 меңнән артык белгеч чыгарган. Моннан тыш, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты да белгечләр әзерли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада «Татарстан Республиканың урман хуҗалыгын үстерү» программасы эшли. Аның ярдәмендә яшь белгечләргә ярдәм итү өчен ел саен төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирелә. 2020 елдан бирле бу программа буенча 31 белгеч ярдәм алган. 2025 елдан Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство оешмаларына эшкә урнашканда югары һәм урта уку йортын тәмамлаучыларга 500 мең һәм 300 мең сум акча биреләчәк.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев