Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Минислам Нәгыймовны В.Путин да, район башлыгы Рәгать Хөсәенов та котлады

Якташыбыз Минислам Нәгыймович Нәгыймовка 90 яшь тулды


Минислам ага 1931 елның 20 декабрендә Иске Шөгердә туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында, колхозда эшли. 1951 елда армия хезмәтенә китә.

Армиядән кайткан егетне скважиналарга капиталь ремонт ясау цехына помбур итеп алалар, аннан бораулаучы була.
1987 елда лаеклы ялга китә. Аннан соң да әле УПНП КРСта 14 ел эшли.

Минислам ага Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. “РСФСРның атказанган нефть һәм газ промышленносте хезмәткәре” дигән мактаулы исеме дә бар. Улы һәм кызының, 11 онык, 12 оныкчыкның хөрмәтен тоеп яши.

Юбилей көнендә ул күп кенә кунаклар кабул итте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарларыы Гөлфирә Рафикова, Сергей Тимаков, «ЛениногорскРемСервис» җәмгыятеннән вәкилләр һәм ТОС рәисе урынбасары иң җылы теләкләр теләделәр, бүләк тапшырдылар, Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын да җиткерделәр.

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2041587.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев