Якташыбыз Римма чит илдә җиңү яулап кайтты
Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы Римма Заһидуллина даими рәвештә иҗади эзләнүдә.
Һөнәри осталык үрләренә омтылып, халыкара башкару сәнгате конкурсларында актив катнаша.
Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә «ART LONDON FEST» Халыкара чит ил конкурс – фестивале узды.
Конкурсның максаты-төрле шәһәрләр вәкилләренең иҗади тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм чит илләр белән иҗади элемтәләр урнаштыру.
Жюри Римма Заһидуллинаның югары дәрәҗәдә башкаруын лаеклы бәяләде һәм LAUREATE I DEGREE (1 дәрәҗә Лауреат) исеменә лаек булды.
Бәйге декабрьдән март аена кадәр дәвам итте. Римма Заһидуллина Р.Яхинның "Минем өчен яз чәчәкләрен өзмә" романсын башкарды.
Римма Заһидуллинаны беренче чит ил җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Рәхмәт хатлары театр директоры Исмәгыйлова Фәридәгә вокал буенча педагог Сафина Айгөлгә һәм концертмейстер Уразбаева Лилиягә тапшырылган.
Фото: https://vk.com/rimmochkalot
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев