Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектлар өчен - 50 миллионлык грант

Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерү өлкәсендәге проектларның иң уйлап һәм сыйфатлы итеп эшләнгәннәре 50 миллион сум грантка дәгъва итә ала.

Яшьләр эшләре буенча министрлыкның, яшьләр сәясәтен үстерүгә аеруча йогынтысы булырдай проектлар өчен 50 миллион сумлык  грант бирү инициативасын,РТ Президенты  Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты.

Мондый грантны республика ел саен бирәчәк , грантка тәгъдим ителгән проектлар бәйгесендә яңалары да, инде эшләп килүче проектлар да катнаша ала.

Татарстан Яшьләр эшләре  министры  Дамир Фәттахов:" Бу бик олы ресурс, әмма грант аеруча уңышлы булган проектларга гына биреләчәк,"- диде, Президентка рәхмәтен белдерде. Мондый проектлар  яшьләр сәясәтен урыннарда үстерүгә   ярдәм итәчәк.

 

https://minmol.tatarstan.ru/index.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев