Үзмәшгульләр бюджетка 2019 елга караганда ике тапкыр күбрәк салымнар китергән
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзмәшгульләр бюджетка 2019 елга караганда ике тапкыр күбрәк салымнар китергән

2020 елның 11 аенда үзмәшгуль татарстанлылар республика бюджетына 237 млн сум салым түләгән.

Керемнәр узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министр урынбасары Шамил Гаффаров  хәбәр итте.

"Республикада 100 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Агымдагы елның 11 аенда алардан 237 млн.сум салым кергән, чагыштыру өчен алар узган ел дәвамында 110 млн. сум чамасы тәшкил иткән», — дип билгеләп үтте Гафаров.

 

https://www.tatar-inform.ru/news/business/18-12-2020/samozanyatye-rt-prinesli-byudzhetu-v-dva-raza-bolshe-nalogov-chem-v-2019-godu-5793638


Нет комментариев