Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Гөлназ Асаева: "Үлермен дип курыккан идем"

Татар эстрадасының яшь артисты Гөлназ Асаевага кичә операция ясадылар. Гөлназ телеграмда операциядән соң үзенең хәле һәм кичерешләрен сөйләде.

"Барысы да әйбәт узды. Хәзерге вакытта наркоздан чыгам. Үләрмен дип курыккан идем", - дип язган иде җырчы. Шулай ук ул аңа сәламәтлек теләгән, битараф булмаган һәм хәлен сорашып торган тамашачыларга рәхмәтен белдерде.

Ике көн элек Асаева операция буласын хәбәр иткән иде. "Мине операция көтә. Барысы да әйбәт узар дип өметләнәм. Наркоздан бик нык куркам", - дип язган җырчы.

Гөлназ әлеге операция турында тулырак сөйләмәде. Комментарийларда тамашачының борчылып язган "Нәрсә булды соң балам, бик җитди операциямы?" дигән сүзләренә җырчы "шеш"(нежелательное новообразование) дип җавап биргән.

Исегезгә төшерәбез, Гөлназ Асаева өйдә дәвалану булышмагач, табибларга мөрәҗәгать иткән, дип язган идек.

Гөлназга тизрәк савыгуын теләп калабыз!

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

https://tnv.ru/tat/news/show-business/242636-g-lnaz-asaeva-lermen-dip-kurykkan-idem/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гульназ асаева