Куркынычсызлык каешы эләктермәү кеше үлеменә китергән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Куркынычсызлык каешы эләктермәү кеше үлеменә китергән

Кичә төнге сәгатьләрдә Чирмешән районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Юл-транспорт һәлакәте 0:38 сәгатьтә теркәлгән. Азеево - Чирмешән - Шынталы - Бәркәтә юлының 7 нче чакрымында "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә иткән 1977 елгы ир-ат, беренчел фаразлар буенча, тизлекне арттыра һәм машинасы белән юл читенә төшеп каплана. Автомобиль йөртүче урында...

Кичә төнге сәгатьләрдә Чирмешән районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.


Юл-транспорт һәлакәте 0:38 сәгатьтә теркәлгән. Азеево - Чирмешән - Шынталы - Бәркәтә юлының 7 нче чакрымында "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә иткән 1977 елгы ир-ат, беренчел фаразлар буенча, тизлекне арттыра һәм машинасы белән юл читенә төшеп каплана. Автомобиль йөртүче урында ук вафат була. Аның куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлеге ачыклана.

http://intertat.ru/


Нет комментариев