Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Үзенчәлекле өчпочмак камыры

Өчпочмак камырын һәрбер хуҗабикә үзенчә ясый. Камырның нинди дәрәҗәдә уңышлы килеп чыгуы, аның ингредиентларыннан гына түгел, ничек басылуына да, хәтта камыр басучы кешенең эчке халәтенә дә бәйле дияр идем. Камыр баса башлаганда якыннарыңны һәм билгеле инде- үзеңне дә, тәмле ризык белән сыйларга теләү уе, гомумән уйлар да матур булырга тиеш дип саныйм.

Камыр басу өчен тирән савытка ярты стакан көнбагыш мае, ике аш кашыгы ак май, бер йомырка, ярты стакан сөт һәм шул кадәрле үк су салабыз.  Су –өчпочмак камыры артык майлы булып, басканда таралып китмәсен, камыр үзле булсын өчен кирәк.

 

Хәзер кибеттән алган он бик чиста, әйбәт, шулай да аны иләк аша үткәрү- әниләрдән килгән бер йола кебек, камырга онны иләп кушам.

 

Чәй калагының өчына элеп кенә тоз салам, алда әйтелгән ингредиентларны кушып баскан камыр бик тәмле була, күп тоз шушы тәмне басып китмәсен өчен күп салмыйм.

 

Камырны башта савытында басарга, аннары кунатактада 5-7 минутлар баскач, 15-20 минутка ял итәргә куям. Камырның өсте кипшенеп китмәсен өчен, аны янә савытка салып, өстен капларга кирәк.

 

Әлеге күләмдәге камырдан уртача зурлыктагы 15-17 өчпочмак ясарга була.

Исламия Галимова рецепты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өчпочмак өчпочмак камыры