Киләсе атнада Татарстанда 20 градус җылы булачак
Синоптиклар бу елның язгы-җәйге чорында уртача янгын куркынычы саклана дип саныйлар.
Киләсе атнада Татарстанда 15-20 градус җылы көтелә. Бу хакта төбәк Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров сөйләде.
"24 апрельгә кадәр температура арта барачак. Дүшәмбедән башлап төнге температуралар +1... +6 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез шулай ук +15...+20 градус җылылык булачак», - дип билгеләп үтте Захаров.
Гомумән алганда, синоптиклар фаразлавынча, 2019 елның язгы-җәйге чоры уртача янгын куркынычы сезоны булачак. Уртача айлык һава температурасы һәм явым-төшемнәр саны нормага якынча туры киләчәк. Бары тик июньдә генә явым-төшемнәр нормадан азрак булачак, дип өстәде докладчы.
Киңәшмәдә шулай ук май аеннан июль аена кадәр урман янгыннарының максималь саны көтелә, дип әйтелде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184836/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев