Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Лениногорскида СПК-2 бәйрәме узды (+фотолар)

Лениногорскиның Нефтьчеләр монументы янында Татарстан нефтенә 80 ел тулу уңаеннан СПК-2 бәйрәме үтте.

СПК-2 бәйрәме ел саен үткәрелеп килә. Быел да ул жыр-бию, уеннар белән үрелеп бара һәм онытылмаслык булып истә калачак.

Бигрәк тә, балалар өчен. Чөнки уен мәйданчыклары шактый иде. Мәсәлән, кемдер шахмат уйный, ярыша, кемдер агач тетриста уйный һәм башкалар. 

Шәһәребезнең үзешчән артистлары да, болар : "Эрзянка", "Шура-хуран" жыр төркемнәре,  жырчы Максим Мальковский, бию төркемнәре матур һәм үзенчәлекле итеп бәйрәм концертын күрсәтте.  

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимовның чыгышын яратты һәммәсе. Татар һәм рус телендә жырлар жырлады ул. 

Соңыннан, барысы өчен дә краска фестивале узды. Әй, чумды халык рәхәтләнеп. Ул баштан коялар, биткә дә буйыйлар. 

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СПК2 спк2 2023 ел спк2 лениногорск лениногорск 2023