Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Лениногорскилыларны томан турында кисәтәләр

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республика территориясендә томан төшәчәк.

Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Томан республиканың аерым районнарында бүген 22 сәгатьтән иртәгә иртәнге 6га кадәр төшәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томанның юл хәрәкәте өчен куркыныч булуы турында кисәтә. Мондый шартларда юл-транспорт фаҗигаләре күпчелек алда хәрәкәт иткән машина белән килеп чыга. Гадәти ераклыкны арттырырга һәм тизлекне киметергә кирәк. Кисәк кенә тормозга басудан тыелыгыз, тизлекне акрын гына киметегез дип кисәтә министрлык.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/30/172563/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев