Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда алмашынучан һава торышы сакланачак

Якындагы ике көндә Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һава температурасы нормадан 3-5 градуска кадәр төште.

Иртәгә, 18 июнь көнне, көндезге сәгатьләрдә 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта республикада кабат кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Чәршәмбе, 19 июнь, көндез һәм кич белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар һәм 15-20 м/с кадәр җил көчәюе, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10 градустан түбән төшмәячәк, ә тәүлекнең якты вакытында ул 23дән 28 градуска кадәр җылылык тәшкил итәчәк.

20 июньдә урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары + 12 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 24-29 градуска кадәр җылытачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә, алдан фаразлаулар буенча, 21 һәм 22 июнь көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, әмма температура югары булачак – көндез +25тән +30 градуска кадәр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188253/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев