Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда салкынайтачак

Киләсе атна башында Казанда һава температурасы 13-15 градус җылыдан артмаячак.

Якшәмбе, 28 июльдә, Татарстанда җылы көннәр кинәт килгән салкыннар белән алмашачак. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Россиянең Европа өлеше төньягында төньяк полюстан килгән салкын һава шимбә көнне, 27 июльдә хөкем сөрәчәк. Төньяк-көнчыгышта юеш кар да яварга мөмкин. Салкын һава массасы 28 июльдә урта полосага да килеп җитәчәк.

«Һава температурасы климат нормасыннан 8 градуска, ә урыны белән 10 градуска түбән булачак. Кайбер шәһәрләрдә иң түбән температура күзәтелергә мөмкин», дип хәбәр итә синоптиклар.

 

Метеорологлар фаразлары буенча, 28 июльдә Татарстан территориясендә һава температурасы 4 градуска, ә 29 июльдә 8 градуска нормадан түбән булачак.

28 июльдә көндез Казанда 20 градус җылы булачак. Ә 29 июльдә – 15 градус, 30 июльдә 13 градус җылы көтелә.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев