Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Көндез республика буенча һава температурасы 34 градуска җитәчәк.

Татарстан синоптиклары көчле эсселек аркасында янә шторм кисәтүе игълан итте. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Иртәгә, 14 майда, иртән һәм көндез республика буенча һава температурасы +29дан + 34 градуска кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 14 градуска кадәр төшәчәк.

Шул ук вакытта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак, көндез боз явып узарга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан талгын җил була. Җил яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, ә көндезге сәгатьләрдә урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитә.

«Татар-информ» элек Казанның инде өч көн рәттән температура рекорды куюын хәбәр иткән иде. Тиздән аномаль эссегә алмашка салкыннар килүе көтелә.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186166/

Фото: архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X