Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә республикада һава температурасы 29 градус кадәр җылыначак, яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Алдагы көннәрдә Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 17 июльдә, кыска вакытлы яшенле яңгырлар булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Мондый һава торышына көнбатыштан килгән циклон сәбәпче. Көндез һава температурасы 26 градуска кадәр җитәчәк, дип белдерә метеорологлар.

18-19 июльдә Татарстан аркылы көнбатыш циклоны атмосфера фронтлары узачак. Янәдән урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +13, көндез +24...+29 градус җылы булачак.

“Беренчел мәгълүматлар буенча, ялларда, 20-21 июльдә республикада тотрыксыз җылы һава торышы сакланачак”, - дип кисәтә синоптиклар.

 

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X