Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Ял көннәрендә Татарстанда явым-төшемнәр көтелми

Көндез һава температурасы +20.. +25 градуска кадәр җылыначак.

Татарстанда уртача җылы һава торышы урнашты. Антициклон йогынтысы республикада явым-төшемсез һава торышы сакланчак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта төньяктан исүче җил һава температурасы җылынуны вакытлыча тоткарлый. Бүген көндез Татарстанда һава температурасы +18, +24 градуска кадәр күтәрелде.

Ял көннәрендә, 8-9 июньдә республикада антициклон йогынтысы астында явым-төшемсез һава торышы сакланачак. 8 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уратча тизлектәге җил исәчәк. Республикада иң түбән температура +8, +13 градус булачак. Көндез һава температурасы +20, +25 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбегә каршы төндә +6..+11 градус, көндез +22..+27 градус булачак.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187714/

фото: Владимир Васильев/архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев