Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

2017 елга үсемлекчек тармагы буенча күрсәткечләрне 10 процентка арттыру бурычы куелган

Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. 2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы...

Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.


2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан, тармак елны шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Тармак буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы - 105,2, терлекчелектә - 100,9, үсемлекчелектә 109,5 процент тәшкил итә.

"Елны шундый күрсәткечләр белән тәмамлап, без үз алдыбызга киләсе елда үсемлекчек тармагын кимендә 10 процентка үстерү бурычын куябыз. Әлеге бурычның тармакка кагылышлы бөтен кешедән җитди тырышлык таләп итүен аңлыйбыз", - диде министр.

Министр минераль ашлама туплау мәсьәләсенә дә тукталды. Ул искәртеп узганча, республика Президенты һәр гектарга кимендә 65 кг ашлама туплау бурычын куйган.

"Үсемлек тиешле вакытында кирәкле матдәләрне алса, хәтта көчле корылык булганда да яхшы уңыш алына", - дип аныклап узды Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, бүгенгә бер гектарга 18,6 кг ашлама әзерләнгән. Бу узган елның әлеге вакытына булган күрсәткечтән бер ярым тапкыр артык.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үсемлекчелек