Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алга карап, артка чигенмәскә иде

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быел 29 ноябрьдә савып алынган гомуми сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - шул көндәге бер сыердан савып алынган сөт, дүртенчедә - узган елдагы күрсәткеч. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте 16801 10.7 7.6 "Маркс" 2960 9.9 10.8 "Ленин" 2881 10.1 9.0 "Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 2864 7.5 6.3 "Хәбибуллин Ф.З."...

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быел 29 ноябрьдә савып алынган гомуми сөт күләме (килограммнарда), өченчедә - шул көндәге бер сыердан савып алынган сөт, дүртенчедә - узган елдагы күрсәткеч.

"Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте 16801 10.7 7.6
"Маркс" 2960 9.9 10.8
"Ленин" 2881 10.1 9.0
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 2864 7.5 6.3
"Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2198 14.7 14.1
"Чулпан" 2071 11.5 11.7
"Сатурн-Урал" 1876 11,4 11,8
"Зеленогорский" җитештерү комплексы 1579 9,3 11,6
"Йолдыз" 1130 5,7 5,7
"Восходящая Заря" 1036 6,0 9,8
"Ганиев И.М." крестьян-фермерлык хуҗалыгы 800 10,0 -
"Родник" 618 4,8 9,2
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 428 5,4 4,3

Быел печән, фураж җитәрлек күләмдә, хәтта бер елга запас белән дә әзерләнде. Шулай булгач, сыйфатлы, төрле катнашмалар белән баетылган рационлы азыкны сыерларга ашатырга гына кала. Күп хуҗалыклар шулай эшли дә. Моның шулай икәнен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар раслый. Бер сыердан савып алынган сөт күләме буенча "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермерлык хуҗалыгы, "Чулпан", "Сатурн-Урал" җәмгыятьләре беренче "өчлек"кә кергән. Алардан үрнәк аласы гына кала. Ә "Йолдыз", "Родник", "Восходящая Заря" җәмгыятьләренә сөтне арттыру юнәлешендә эшлисе дә эшлисе әле. Төп сәбәп нидә - "булдыксыз сыер"дамы яисә...

Узган елдагы сөт җитештерү белән чагыштырсаң, "Ленин", "Лениногорская"агрофирмасы", "Спартак"агрофирмасы" кебек җәмгыятьләрдә артым күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев