Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилылар авыл хуҗалыгы музеена экспонатлар тапшыра ала

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгының музеен оештырырга кереште. Аның интерьеры һәм дизайн буенча эш башланган инде. Шулай да музейның төп нигезен халыктан җыелган экспонатлар тәшкил итә. Шул уңайдан, министрлык материаллар җыюда республикабызның авылларында һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең ярдәменә ышана. Музейның иҗтимагый активистлары агропромышленность тармагында төрле елларда документлар...

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгының музеен оештырырга кереште. Аның интерьеры һәм дизайн буенча эш башланган инде.
Шулай да музейның төп нигезен халыктан җыелган экспонатлар тәшкил итә. Шул уңайдан, министрлык материаллар җыюда республикабызның авылларында һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең ярдәменә ышана.
Музейның иҗтимагый активистлары агропромышленность тармагында төрле елларда документлар нигезендә үзгәрешләр булганны күрсәткән рәсми кәгазьләргә (боерык, карар, указ) игътибар итәргә кушалар, ул документлар кирәкле материал булып торачак.
Музейга шулай ук крестьянның хезмәт коралы, җайланмалар, инструментлары экспонат буларак кабул ителә. Моннан тыш фотографияләр, авыл хуҗалыгы турында китаплар, иске газет- журнал, авыл хуҗалыгы турында кызыклы фактларны чагылдырган документлар да үз урынын табачак.
Мәгълүматлар өчен телефон: (843) 221-76-21, электрон адрес: press-mshp@yandex.ru
http://ostrov-kipr.info/фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей музей сельского хозяйства рт