Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстан шикәр, май белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән

Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән. Бу продукциягә кытлык көтелми.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9 процент тәшкил итә, ягъни бу кирәкле күләмнән өч тапкыр артык. Көнбагыш мае Татарстанда һәр кешегә 12 тапкырдан артык туры килә, тәэмин ителеш — 1269,6 процент», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Ведомство исәпләү өчен елга бер кешегә азык-төлек куллануның уртача нормалары алынганлыгын әйттеләр. Әлеге күрсәткечләр нигезендә елына бер кешегә 24 килограм шикәр комы һәм 12 килограм май туры килә.

Татарстанда ел саен 331,9 мең тонна шикәр комы җитештерелә. Халык ихтыяҗы — елына 93 мең тонна. Елына көнбагыш мае җитештерү 584 мең тоннага җитә, ихтыяҗ исә — 46 мең тонна.

«Майлы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен, шулай ук аларны җитештерү күләмен киметү планлаштырылмый», — дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев