Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый

Авыл хуҗалыгы терлекләре коронавирус белән авырмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

 

«Авыл хуҗалыгы терлекләре Covid-19 коронавирус белән авырмый, аларның йогышлану куркынычы юк. Шулай булгач, авыл хуҗалыгы продукциясеннән дә коронавирус күчә алмый», — диде ул.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринария санитария экспертизасы элеккечә уздырыла, берни үзгәрмәгән. «Бүген хайваннарның коронавирус белән авыруының бер факты да юк. Хайваннар арасында коронавирусның башка төрләре генә йөрергә мөмкин, аның 40 лап төре билгеле», — диде ул.

Идарә җитәкчесе хайваннарны тикшерү өчен дә тест системалар булганын әйтте. «Якын арада шушы тестлар Россельхознадзор лабораторияләренә кайтачак. Ихтыяҗ туса, песи, эт кебек вак хайваннар коронавируска тикшереләчәк», — диде ул.

 

Фото:https://pixabay.com/ru

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев