Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт күләме

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 27 ноябренә бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 27 ноябрьдәге гомуми сөт күләме (килограммнарда) "Хәбибуллин Ф.З." КФХ 12,8 12,8 2247 "Сатурн-Урал" 12,3 12,0 2026 "Ганиев И.М." КФХ 12 12 961 "Ленин" 11,9...

Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 27 ноябренә бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 27 ноябрьдәге гомуми сөт күләме (килограммнарда)


"Хәбибуллин Ф.З." КФХ 12,8 12,8 2247
"Сатурн-Урал" 12,3 12,0 2026
"Ганиев И.М." КФХ 12 12 961
"Ленин" 11,9 11,7 3385
"Маркс" 11,8 11,7 3546
"Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе 11,8 11,7 2013
"Лениногорская"агрофирмасы"
10,8 10,8 16945
"Чулпан" 10,8 10,8 1952
"Восходящая Заря" җәмгыяте 9,5 9,3 1901
"Йолдыз" 9,4 9,5 941
"Спартак"агрофирмасы" җәмгыяте 9,4 9,3 3595
"Хәсәнов Х.Х." шәхси предприятиесе 9,3 9,1 745
Беркөнне танышым әйтә: "Берничә көн рәттән кибеткә әллә соң кергәнгәме, әллә башка сәбәп беләнме, "Торос-Молоко" кефиры калмаган иде",- ди. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре исә сөт күләме елдагыча, менә мәгълүматлары дип, таблица тоттырдылар.
Таблицага күз салсаң, чыннан да, узган елдагыдан аерма сизелми. Гомумән, хуҗалыкларның берсе сөтне күп җитештерә, икенчесе аз дип, тәнкыйтьләп тә булмый. Сөт күләме бер чамада күзәтелә. 27 ноябрь көненә район буенча 41 мең 160 килограмм сөт савып алынган. Беренче "өчлектә" "Хәбибуллин Ф.З.", "Ганиев И.М." фермерлык хуҗалыклары, "Сатурн-Урал" җәмгыяте кергән. Әлеге хуҗалыкта сыерларның продукциялелеге районда иң яхшы күрсәткечләрдән саналуын язган идек. Димәк, "Сатурн-Урал" дәрәҗәсен төшермичә, барлык шартын китереп эшли.
Гомумән, бу көнне республика буенча 2846,4 тонна сөт җитештерелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр итә. Алдынгылар рәтендә - Балтач, Кукмара, Әтнә районнары. Алар белән ярыша алмасак та, үзебезнең хуҗалыклар, терлекчеләребез мул продукция алу өчен технологияләрне төгәл үтәсәләр, нәтиҗә күренәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев