Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бергәләп эшлибез

Соңгы арада Иске Иштирәк Мәдәният йортында бәйрәмнәр берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргычрак үтә. Яңа ел бәйрәмен генә алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы да бит безгә арып-талып түгел, ә "Бәкер" шифаханәсендә ял итеп килде. Залдагы халык аны сәхнәгә куелган зур экраннан күзәтте. Әй, дәваладылар да бит Кыш бабайны шифаханә хезмәткәрләре, киткәндә кул...

Соңгы арада Иске Иштирәк Мәдәният йортында бәйрәмнәр берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргычрак үтә.
Яңа ел бәйрәмен генә алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы да бит безгә арып-талып түгел, ә "Бәкер" шифаханәсендә ял итеп килде. Залдагы халык аны сәхнәгә куелган зур экраннан күзәтте. Әй, дәваладылар да бит Кыш бабайны шифаханә хезмәткәрләре, киткәндә кул болгап озатып калдылар. Нәкъ шул вакытта экрандагы вакыйгалар чынбарлыкка күчтемени, барыбызны да сискәндереп залга Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Фәнил абый Низамов белән Миләүшә Шәңгәрева дип уйламассың да үзләрен. Рольләрен шулкадәр оста итеп уйнадылар, ә костюмнары бик килешле иде. Аны тегәргә Иске Иштирәктә туып үсеп, хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Рәсим Туктаров матди ярдәм күрсәткән икән.
Чыгышлар да бик үзенчәлекле иде. Кыш бабай килгәнче, "балалар" күңелебезне ачты. Дөресрәге, балалар булып кыланучы урта яшьләрдәге кешеләр. Өч кыз һәм бер малай ролен мәктәп укытучылары һәм "Бәкер" шифаханәсе хезмәткәрләре уйнады. Бәйрәмнәр үткәргәндә мәдәният йорты хезмәткәрләре Раил Гыйззәтуллин һәм Гөлнара Газизуллинаның беренче ярдәмчеләре алар. Ахырдан курчаклар биюен дә башкардылар әле. Бәйрәмдә ел буе мәдәни чараларда актив катнашкан кешеләргә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Төрле чараларда мөмкинлекләре булучылар актив катнашырга тырыша. Бу юлы авылдагы кибет хуҗалары да зур өлеш кертте: катнашучыларга бүләкләр әзерләде. Кибет хуҗалары Н.Дәүләтшин, Р.Хәйретдинов, Р.Закиров, Ф.Мортазинга, "Ялтау"агрофирмасы" җитәкчелегенә оештыручылар рәхмәтен белдерә. Киләчәктә дә бергәләп эшләргә, бәйрәм итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Иштирђк