Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бозауларга – витамин

Кышка бозаулар өчен витаминлы азыкны бүгеннән үк әзерләргә кирәк. Вакытында әзерләп калдырсаң гына сихәте дә, шулай ук эшеңнең нәтиҗәсе дә булыр. Районыбыз хуҗалыклары әлеге юнәлеш буенча барлык көчләрен туплап эшлиләрме соң? Бу уңайдан массакүләм мәгълүмат чаралары, берничә төркемгә бүленеп, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән 13 июньдә рейдта булып кайтты. Маршрутның...

Кышка бозаулар өчен витаминлы азыкны бүгеннән үк әзерләргә кирәк. Вакытында әзерләп калдырсаң гына сихәте дә, шулай ук эшеңнең нәтиҗәсе дә булыр. Районыбыз хуҗалыклары әлеге юнәлеш буенча барлык көчләрен туплап эшлиләрме соң? Бу уңайдан массакүләм мәгълүмат чаралары, берничә төркемгә бүленеп, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән 13 июньдә рейдта булып кайтты.


Маршрутның беренче тукталышы - "Маркс" җәмгыяте иде. Биредә Умарталык асты җирендә бер төркем апалар: бухгалтериядән, җирле үзидарәдән, терлекчелек тармагында эшләүчеләр бар иде, барлыгы 19 кеше, мәш килеп, өмә ясап, дару үләне - люцернадан себерке әзерлиләр.
Бу - өченче тапкыр чыгулары, бер өлешен кайтарып элгәннәр инде. Бераз яңгыр сибәләп торуга да карамастан, алар эшләрен туктатырга җыенмый.
- Мондый яңгыр пүчтәк кенә ул. Без яңгыр түгел, таш яуса да әзерлибез. Хәзер вакыты шундый, кушканны көтеп торыш юк, үз теләгебез белән килдек, - диләр.
Алар янына ярдәмгә берничә яшь малай да килгән. "Маркс" җәмгыятенең эш күләме зур, ул хуҗалыкка 4 мең 650 данә яфрак себеркесе әзерләргә кирәк.
"Спартак" хуҗалыгында әлеге юнәлеш буенча тынлык хөкем сөрә иде. Соңыннан ачыкланганча, алар киләсе көннәрдә чыгарга планлаштырган. Хәзергесе вакытта бу хуҗалыкта байтак эшләр башкарылгандыр, дип ышанасы килә. "Спартак"ның планы аз түгел, алар 5 мең 100 данә себерке әзерләргә тиеш.
"Хәсәнов Х.Х" шәхси предприятиесендә безне ферма мөдире Ольга Филина каршы алды. Ул әйтеп узганча, алар алдагы көнне чыгып, кычытканнан себерке әзерләгәннәр һәм аны ферма чормасына элеп куйганнар. Биредә әлеге юнәлеш буенча бары өч кеше генә эшли. "Иртәгә дә чыгып, күпме булса да әзерләргә тырышабыз", ди ферма мөдире. Әлеге хуҗалыкта бозаулар күп түгел, шунлыктан 870 данә себеркене генә әзерли алырлар дип өметләник.
"Ленин" җәмгыятендә бюджет һәм терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләр барысы да күмәк рәвештә алдагы көннәрдә чыгып талдан, чикләвек агачыннан, шулай ук дару үләне - люцернадан себеркеләр - витаминлы азык әзерләгәннәр. Ферма мөдире Вера Ильина шулай дип аңлатты. Федотовка уңганнары планнарын тутырыр, эш вакытында сынатканнары юк әлегә.
Быел җәй коры килә дип куркытсалар да, әлегә кадәр, Аллага шөкер. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, терлекләргә кышка мул итеп азык әзерлисе иде. Соң, корылыкны да күрдек бит инде. Уңдырышлы елның кадерен белеп, һәр эшне үз вакытында башкарасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл