Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Булса ярдәм итүче

Мэриядә шәһәр һәм район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелегендә фермерлар киңәшмәсе узды. Монда катнашучылар "Эш башлаучы фермер" дигән Татарстан тарафыннан әзерләнгән яңа программа проекты белән таныштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илнур Шәмәрданов әйтеп үткәнчә, әлеге программа конкурс нигезендә үтәләчәк. Төп юнәлеше - авылда эшмәкәрлек башлап җибәрүче, киләчәге өметле...

Мэриядә шәһәр һәм район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелегендә фермерлар киңәшмәсе узды.

Монда катнашучылар "Эш башлаучы фермер" дигән Татарстан тарафыннан әзерләнгән яңа программа проекты белән таныштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илнур Шәмәрданов әйтеп үткәнчә, әлеге программа конкурс нигезендә үтәләчәк. Төп юнәлеше - авылда эшмәкәрлек башлап җибәрүче, киләчәге өметле күренгәннәргә сизелерлек ярдәм күрсәтү. Тагын шунысы куандыра: республика буенча эшләүче "Гаилә фермасы" программасы федераль бюджеттан өстәмә ярдәм алачак. Ләкин бу акчалар иң-иң лаеклыларга гына бүлеп биреләчәк.
Яңа Елхово авылыннан яхшы күрсәткечләргә ия фермер Фәнзәт Хәбибуллин эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәскәүдә РФ Хөкүмәт башлыгы беренче урынбасары В.Зубков белән булган очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр хакында сөйләде. Киңәшмәдә утыручылар нәкъ менә аны район фермерлар ассоциациясе рәисе итеп бертавыштан сайлап куйдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин җирле бюджеттан сөтчелек юнәлешендә эшләүче гаилә фермаларына 300 мең сумга кадәр ярдәм булачагы турында белдерде. Бу хакта муниципалитетның карары да бар. Чыннан да, бу эшкә җирле үзидарәдән башлап, район җитәкчеләренә кадәр дәррәү күтәрелеп, ярдәм кулы сузсалар гына уңышка ирешеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фермер

2
X