Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Чәчә белгән иген җыяр

Район буенча чәчүнең финиш сызыгының яртысыннан артыгын­ уздык. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматыннан күренгәнчә, 14 май көненә язгы бөртеклеләр 18 мең 850 гектарда чәчелгән. Әле тагын да өлгеррәк, иртә чәчелә торган сабан культураларын чәчүне төгәлләүче хуҗалык та бар. Ул - «Хәбибуллин Ф.З.» фермер хуҗалыгы. Фермер узган ел, аннан алдагы елда да...

Район буенча чәчүнең финиш сызыгының яртысыннан артыгын­ уздык. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматыннан күренгәнчә, 14 май көненә язгы бөртеклеләр 18 мең 850 гектарда чәчелгән.
Әле тагын да өлгеррәк, иртә чәчелә торган сабан культураларын чәчүне төгәлләүче хуҗалык та бар. Ул - «Хәбибуллин Ф.З.» фермер хуҗалыгы. Фермер узган ел, аннан алдагы елда да беренчеләрдән булып чәчеп бетергән иде. Районның башка хуҗалыклары да язгы кыр эшләрендә көн-төн эшли. Шундыйларның берсе - «Лениногорская» агрофирмасы» җәмгыяте.
Әлеге хуҗалыкның чәчү­лек җирләре дә шактый: 23 мең 300 гектардан артык. Хәтта Ивановка авылы янындагы кырларны да җәмгыять эшкәртә. Мин барган көнне шул яктагы кырда ике агрегат эшли иде. Алмаз Сәлахов белән Алмаз Саримов Нью-Холланд тракторы белән «Флексикойл» чәчү комплексы тагып, язгы бодай чәчәләр. Агрофирмада әлеге куль­тура дүрт мең ярымнан артык мәйданда игеләчәк. Басуда трактор үтеп китә, артыннан бер төркем каргалар җирдән бөҗәк чүпли. Механизаторларның да кү­ңелләре көр. «Ике мәр­тәбә яхшы итеп ашаталар, хезмәт хакы вакытында түләнә», диләр. Алмаз Сәлахов Бәкердән, 28 ел эш стажы бар икән инде. Шулай ук адашының да механизация буенча хезмәт тәҗрибәсе җитәрлек, 1982 елдан бирле, ди. Узган елларда урак вакытында комбайн да иярләгән Карагай игенчесе ул.
- Ике сменада эшлибез. Бер сменада бер агрегат 50-60 гектар җирне чәчә ала, - диләр.
Механизаторларны чәчү беткәннән соң да эшләр көтеп тора. Пар җирләрен эшкәртү, аннан көздә сукалау - барысына да өлгерергә кирәк. Икенче сменага кичке җидедән соң алмашчылары - Виктор Васильев һәм Илшат Корбанбаев килә.
Алмаз Сәлахов (сулда) белән Саримов (уңда) эшли торган техникаларга сервис хезмәте Чистайдан күрсәтелә икән, шунлыктан алар да механизаторлар янында иде. Равил Гафуров (сулдан икенче) исә стропальщик, ягъни орлык һәм ашлама капчыкларын машинага эләктереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү