Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башланды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе»ндә практик дәресләр башлануы турында хәбәр итә.

Укулар Зеленодольск районының Кадрия Лотфуллина КФХ базасында узды. Предприятие күркәләр, шулай ук бройлерлар үстерү һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнә.

Эшкуарлык эшчәнлеген оештыру һәм алып бару мәсьәләләре турында КФХ башлыгы Лотфуллина сөйләде.

Курс барышында тыңлаучылар яшь кош-кортны карау, аларны ашату процессы һәм сугым цехы эше белән таныштылар.

"Кошчылык фабрикасы буенча экскурсия һәм аның хуҗасы белән очрашу минем өчен аеруча мавыктыргыч булды, кыска гына вакыт эчендә без үзебезне борчыган барлык сорауларга җавап ала алдык. Мин үзем өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат тупладым, бигрәк тә ветеринария буенча. Мондый уңышлы фермерлар белән очрашу яңа эш башлаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен югары нәтиҗәләргә рухландыра", – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Лаеш районы фермеры Елена Нигъмәтҗанова.

Очрашу ахырында тыңлаучылар фермер хуҗалыгының үзләре җитештергән продукциясен татып карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу фермер хуҗалыкларының алга таба хезмәттәшлегенә һәм аларның Татарстан Республикасында үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Якын арада укулар Лаеш һәм Биектау районнарының крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында узачак .Укуларның практик өлешендә 40 күчмә практик дәрес планлаштырылган. Катнашучылар уку йомгаклары буенча “Фермер хуҗалыгы агробизнесы” дигән өстәмә белем бирү программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар.

Фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1961212.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев