Заман сулышы

Хәерле сәгатьтә!

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып китте. Быел 62 мең 702 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарып чыгасы бар. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр - 4 мең 100 гектар, уңыш культуралары 1 мең гектар мәйданда минераль ашламалар белән тукландырылган. 4 мең 100 гектарда күпьеллык үләннәр, 1 мең 500 гектарда туңга сөрү җирләре...

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып китте. Быел 62 мең 702 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарып чыгасы бар.


Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр - 4 мең 100 гектар, уңыш культуралары 1 мең гектар мәйданда минераль ашламалар белән тукландырылган. 4 мең 100 гектарда күпьеллык үләннәр, 1 мең 500 гектарда туңга сөрү җирләре дым каплатылган. "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте арпа чәчәргә кереште. Бу эш 1000 гектарда башкарылган.
Гомумән, хуҗалыкларның эш барышын күзәтсәң, "Маркс", "Союз-Агро", "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятьләре тырышып эшли, ди Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: