Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Илшат Харисовның гаилә фермасында көтү ике тапкыр оештырылган

Иске Шөгер авыл җирлегендә урнашкан «Харисов И.М.» фермер хуҗалыгының биләмәсе дә бик зур. Территория тотып алынган, эчкә капка аша үтәргә кирәк. Әнә терлекчелек бинасы янына яңа гына яшел азык - люцерна чабып кайтарылган. Кышкылыкка витамин да әзер: себеркеләр бәйләнгән, элеп куелган. Илшат Харисов гаилә фермасын терлекчелек юнәлешендә алып бара. Бүгенге...

Иске Шөгер авыл җирлегендә урнашкан «Харисов И.М.» фермер хуҗалыгының биләмәсе дә бик зур. Территория тотып алынган, эчкә капка аша үтәргә кирәк. Әнә терлекчелек бинасы янына яңа гына яшел азык - люцерна чабып кайтарылган. Кышкылыкка витамин да әзер: себеркеләр бәйләнгән, элеп куелган. Илшат Харисов гаилә фермасын терлекчелек юнәлешендә алып бара. Бүгенге көндә 60 баш мөгезле эре терлекнең 32се - савым сыеры, бозаулар, башмак таналар һәм үгез бар.


- 2012 елда эшчәнлекне башлап җибәрдем. Башта ике сыер иде, аннан бишкә арттырдык. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова белән киңәштек тә, конкурста катнашырга булдым. Анда 2 миллион күләмендә грант оттым. Ташландык фермага реконструкция ясап, «кыяфәтен» үзгәрттек, -ди Илшат Мирсаяфович.
Гаилә фермалары үсеше федераль программасыннан алынган, җирле бюджеттан бирелгән финанслар - барысы да шунда кереп киткән. Әле бүгенге көндә үзе ике кредит түләп бара икән.
Сыерлар көтүдә иде, кайткан җирләренә азык салып куелган. Быел көтүне ике тапкыр оештырганнар: иртәнге алтыда китеп, дүртенче яртыларга алып кайталар, сауганнан соң тагын чыгаралар да, караңгы төшкәнче йөртәләр. «Кызу көннәрдән уйлап табылган чара», ди фермер. Бер сыердан 15-16 литр сөт савалар. Арпа, солы, бодайны катнаштырып, тарттырып, фураж катнашмасы ашаталар.
Бер сыерга 2-3 килограмм туры килә икән. Ферма вакуумүткәргеч белән җиһазланган. Аерым сөт цехы, эшчеләр өчен ял итү бүлмәсе ясалган. Биредә җиде кеше эшли, кышка таба бераз кими икән. Аларга эш хакы да әйбәт түләнә, 15-20 мең, 25 меңгә дә җитә, ди Илшат абый.
Җирсез фермер буламени? 100 гектардан артык җирдә бөртеклеләр, яшел азык та чәчелә. Эшкәртер, эшләр өчен «МТЗ-82», «Т-150» тракторы бар.
- Киләчәктә техниканы яңартырга иде, шулай ук яңа суыткыч җайланмасы да алып куясы килә. Әлбәттә, барысы да акчага бәйләнгән. Шунысы яхшы: сөткә субсидия бирелә. Фермерлык хуҗалыгын алып бару җиңел түгел инде, ләкин әкрен генә авырлыкларны җиңәбез, - ди Илшат Харисов.
Розалия Мостафина,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фермер