Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кирлегәчнең Ленин урамында яшәүчеләрнең шатлыгы зур

Шатлыгыбыз зур бит әле безнең: өй эчендә хәзер суны кранны ачып кына агызабыз. Моның ничек рәхәт, җайлы икәнен безнең кебек озак еллар сусыз торганнар гына аңлый. Краннан су агып торган вакытта гына белмибез суның кадерен. Бигрәк күп кирәк бит ул. Без - Кирлегәч авылының Ленин урамында яшәүчеләр байтак еллар сусыз...

Шатлыгыбыз зур бит әле безнең: өй эчендә хәзер суны кранны ачып кына агызабыз. Моның ничек рәхәт, җайлы икәнен безнең кебек озак еллар сусыз торганнар гына аңлый. Краннан су агып торган вакытта гына белмибез суның кадерен. Бигрәк күп кирәк бит ул.


Без - Кирлегәч авылының Ленин урамында яшәүчеләр байтак еллар сусыз интектек. Барысы да түгел, бары дүрт йортта торучылар мондый җәфаны күрде. Су линиясе каршы якта калган да, аны безнең якка чыгара алмадылар, шулай итеп, без каршы яктагы колонкадан су ташыдык та ташыдык. Өлкән яшьтәгеләр, авырлык белән булса да, шулай эшләде.

Быел август аенда авылда узган җыенда моң-зарыбызны район башлыгы Рәгать Хөсәеновка җиткердек. Ул шәһәргә кайтып, кирәкле кешеләргә әлеге сорауны хәл итәргә кушкан да. Озак та үтмәде башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков авылга килеп, проблема белән танышты.

Рәфкать Кашапов җитәкчелегендәге бригада эшкә тотынды: асфальтны аскы яктан тишеп, су линиясен чыгардылар, өйгә суздылар, хәтта су исәпләгечкә кадәр куеп киттеләр. Үз эшләренең остасы икән, рәхмәт аларга. Шулай итеп, күптән көткән хыялыбыз чынга ашты: кранны гына борабыз, аннан су ага.

Безне сулы итүдә, кирәкле һәм файдалы гамәлне башкаруда янып-көеп йөргән авыл башлыгы Сәрия Сәлаховага, район җитәкчеләренә, бигрәк тә Рәгать Хөсәеновка, Наил Залаковка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алар тырышлыгы белән без сулы булдык.

Минзилә Рәхимҗанова

Язманы тулырак "Заман сулышы"ның киләсе чәршәмбе санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шатлык кирлегәч