Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Куркыныч чир йоктырган 4 мең баш сыер-бозауларны үлем көтә

Кешеләргә чир йокмаган/

 

Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылган. 3700 баш мөгезле эре терлек сугымга җибәрелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов сөйләде.

«Бөтен сыерны да сугымга җибәрәбез, Бозаулар белән барысы бергә 3700 баш. Хәзерге вакытта алты йөзе китте инде. Атнага дүрт-биш тапкыр Алабуга ит-консерв комбинатына алып китәләр», — дип сөйләде ул.

Җитәкче сүзләренчә, эшчеләрдә туберкулез табылмаган.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шәмигуллин авыруның көзге тикшерү чаралары вакытында ачыклануын әйтте.

«Ноябрь аенда бу авыруны бетерү буенча чаралар үткәрү турында карар чыкты. Ул бөтен көтүне алмаштырудан тора. Фермалар бушагач, анда дезинфекция үткәреләчәк. Дезинфекция сыйфатын тикшергәч кенә яңа хайваннарны кертергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X