Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Көз муллыгы шатлык булып, балкый безнең йөзләрдә

Мөэмин-Каратай пенсионерлары үзләренә күрсәтелгән хөрмәт һәм ярдәм өчен авылдашлары Мөкътәсим әфәнде Мәмәтовкә бик рәхмәтлеләр. Нинди ярдәм дисезме? Тыңлагыз, укыгыз, үрнәк алыгыз! Безнең авылдашыбыз «Мәмәтов» фермер хуҗалыгы оештырып, авыл тирәсендәге чәчү җирләрен чүптән арындырды, төрле бөртекле культуралар чәчте. Аллага шөкер, иген уңышы да елына карата начар булмады. Урып-җыю чорында амбарда эш...

Мөэмин-Каратай пенсионерлары үзләренә күрсәтелгән хөрмәт һәм ярдәм өчен авылдашлары Мөкътәсим әфәнде Мәмәтовкә бик рәхмәтлеләр.
Нинди ярдәм дисезме? Тыңлагыз, укыгыз, үрнәк алыгыз! Безнең авылдашыбыз «Мәмәтов» фермер хуҗалыгы оештырып, авыл тирәсендәге чәчү җирләрен чүптән арындырды, төрле бөртекле культуралар чәчте. Аллага шөкер, иген уңышы да елына карата начар булмады. Урып-җыю чорында амбарда эш төн уртасына хәтле бара иде. Ә төнге эшкә йөрүчеләргә түләү яхшы оештырылды: икмәкләтә дә, акчалата да алырга мөмкин булды. Ә иң мөһиме шул: Мөэмин-Каратай авылында пропискада булган һәр пенсионерга берәр центнер икмәк бирелде. Бу эш пенсионерның малы, кош-корты булу-булмавына карамастан башкарылды. Кайберләре шәһәрдә балаларында тора, алар да үз өлешләрен алды.
Исемлектә башта 89 кеше булса, соңга таба 100гә тулды. Чөнки авылда торып, җирле үзидарә советында теркәлмәгәннәр дә барланды.
Икмәкне халык дус-тату рәвештә бер көндә алып бетерде. Безнең авыл хөр күңелле, тапкыр телле. Шуңадыр, икмәк алучылар арасында уен-көлке хөкем сөрде.
Мөкътәсим Исмәгыйль улының авылда ярдәмчесе бар. Ул - Фәрит Кәшипов. Аңа да авыл халкының рәхмәте зур.
Мөкътәсим Мәмәтовкә киләчәктә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Изге гамәлләр күбрәк эшләнсә, тирәлек яктырып, матурланып, күңелләр күтәрелеп китә бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер