Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск авыл хуҗалыгының уңай һәм җитешсез яклары

Узган ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңышсыз ел булды дисәк тә, кайбер өлкәдә алга китеш бар. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган саннар менә ни сөйли: 2013 елда барлыгы 6 мең 220 тонна ит җитештерелгән. Бу - 2012 елдагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. Кошчылык фабрикасы, 2012 елгы белән чагыштырганда, 14 процентка...

Узган ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңышсыз ел булды дисәк тә, кайбер өлкәдә алга китеш бар.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган саннар менә ни сөйли:
2013 елда барлыгы 6 мең 220 тонна ит җитештерелгән. Бу - 2012 елдагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк.
Кошчылык фабрикасы, 2012 елгы белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк йомырка җитештергән һәм ул 39 миллион данәгә җиткән.
Дуңгызларның баш саны 2013 ел дәрәҗәсендә, 25 мең 357 баш мыркылдык исәпләнә.
Узган ел 15 мең 172 тонна сөт җитештерелгән, бу аннан алдагы елдагы белән чагыштырганда, 1 мең 632 тоннага ким. Сөт эшкәртү заводына 11 мең 433 тонна реализацияләнгән.
Терлекчелек продукциясеннән кергән гомуми акча күләме 718,9 миллион сумга җиткән (2012 елда - 686,9 миллион).
2014 елның 1 гыйнварына район буенча мөгезле эре терлек 13 мең 174 баш исәпләнә, кызганыч, 4 процентка кимегән.
Терлеге булгач, азыгы да кирәк. Ул бездә күпме соң? Бер шартлы баш малга 23 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
2013 елдагы корылык үзенекен иткән: бөртеклеләрне тулаем җыеп алу күләме 66 мең тонна тәшкил иткән. Ә 2012 елда бу сан 76,8 мең тонна булган.
Бер мең 900 тонна бәрәңге һәм 73 мең тоннадан артык шикәр чөгендере алынган.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2013 ел нәтиҗәләре буенча хуҗалык кассасына бер миллиард 250 миллион сум акча керткәннәр. Әйтергә кирәк, 2012 елга караганда, 21 процентка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельское хозяйство