Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск авылларына да ярдәм бар

Сөт юнәлешендәге мини-ферма төзелешендә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен Шартлары: - мини-ферма төзелгән яисә яртысыннан күбрәк өлеше төзелгән булырга тиеш - 8 баш мал асрау өчен 2015 елдан соң төзелә башлавы һәм шәхси хуҗалыкта 3 баштан да ким булмаган сыерның булуы мөһим; 5 баш мал асрау өчен 2016 елдан...

Сөт юнәлешендәге мини-ферма төзелешендә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен

Шартлары:

- мини-ферма төзелгән яисә яртысыннан күбрәк өлеше төзелгән булырга тиеш

- 8 баш мал асрау өчен 2015 елдан соң төзелә башлавы һәм шәхси хуҗалыкта 3 баштан да ким булмаган сыерның булуы мөһим; 5 баш мал асрау өчен 2016 елдан соң төзелә башлавы һәм хуҗалыгында 2 баштан да ким булмаган сыерның булуы кирәк.

Шәхси хуҗалыкның бурычы:

субсидия алганнан соң 6 ай эчендә төзеп бетерү

малларның баш санын биш ел дәвамында саклау

Субсидиянең күләме:

- сигездән ким булмаган сыер өчен төзелүче мини-фермага 200 мең сум

- биштән ким булмаган сыер өчен төзелә торганына 100 мең сум.

Искәрмә: субсидиянең күләме төзелеш сметасы бәясенең 70 процентыннан артмый.

Башмак таналар һәм беренче тапкыр бозаулаганны сатып алганда тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен

Шартлары:

- малның тереләй авырлыгы 430 килограммнан да ким түгел

- бер хуҗалыкка 5 баштан да артыгын алмау

- мал санын 5 ел дәвамында саклау

Субсидиянең күләме:

-тана яисә беренче бозаулаганга 15 мең сум

- нәселле танага 20 мең сум.

Искәрмә: субсидиянең күләме сатып алган мал бәясенең яртысыннан артмый.

Игътибар: быел беренче тапкыр бирелә торган субсидияләр

Нәселле ана кәҗәләр сатып алганда тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен

Шартлары һәм күләме:

- нәселле кәҗәләр сатып алу мөһим

- субсидия бер башка 8 мең сум исәбеннән бирелә, ләкин 5 баш ана кәҗәдән дә артыкны алмау тиешле. Бирелә торган субсидия сатып алган мал бәясенең яр-

тысыннан артмый. Сыерларга ветеринар-профилактик чаралар күрсәтү хезмәте буенча тотылган чыгымнарны каплау өчен

Сыерларга ветеринар-профилактик чаралар күрсәтү хезмәте буенча тотылган чыгымнарны каплау өчен

Шарты:

- сыерларның баш саны хуҗалык кенәгәсендә шушы елның 1 гыйнварына теркәлүе

Субсидия күләме:

бер баш сыерга 300 сум.

3 яшьтән зуррак булган бия өчен сатып алынган азыкның бер өлешен каплау өчен

Шартлары:

- биянең хуҗалык кенәгәсендә шушы елның 1 гыйнварына теркәлүе

- тупас азыкны сатып алганда тотылган чыгымнарны раслап күрсәтү

- биянең шушы елның 31 декабренә кадәр иминиятләштерелүе

Субсидия күләме:

бер баш биягә 3 мең сум

Сыерларны ясалма орлыкландыру хезмәте өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен

Шарты:

- исәпкә алына торган хуҗалык кенәгәсендә 2016 елның 1 гыйнварына мал саны теркәлгән булырга тиеш

Субсидия күләме:

Бер орлыкландыру өчен 350 сум

Яшь кош-кортлар сатып алганда тотылган чыгымнарның бер өлешен каплау өчен

Шартлары:

- кош-корт шушы елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр алынырга тиеш

- шәхси хуҗалыкка сатып алган кош-корт: каз, үрдәк, күркә, чебеш-бройлер яше 1 айлыктан артмау мөһим

- бер хуҗалыкка 50 баштан 100гә кадәр алу тиешле

- чебеш-бройлер, үрдәкләрне 2 ай дәвамында, каз, күркәләрне 4 ай дәвамында саклау мөһим.

Субсидиянең күләме:

- бер баш күркә һәм казга 100 сум

- бер баш үрдәккә 80 сум

- бер баш чебеш-бройлерга 30 сум

Субсидия күләме сатып алган кош-корт бәясенең

яртысыннан артмый.

(Мәгълүматлар - авыл хужалыгы идарәсеннән)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев