Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск авыл хуҗалыгы ветераннары бүген дә кырда (ФОТОЛАР)

Районыбыз авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар бүген дә авыл тормышы, аграр предприятиеләр хәле белән кызыксынып тора.


Күптән түгел ветераннар урып-җыюның сыйфатын тикшерү комиссиясе составына кертелде. Менә алар беркөнне хуҗалык кырларына -  “Ленин”, “Сатурн-Урал”, “Лениногорская агрофирмасы” басуларына  чыкты.

Озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Ринат Камилович Ибраһимов җитәкчелегендәге комиссия составында Илдар Закирович Могыйнов, Хамит Галиевич Галимов, Хәмит Зәкиевич Гирфанов комбайнерлар, кырда эшләүчеләр белән очрашты, урак темпы белән кызыксындылар.


Эш тәҗрибәсе булган ветераннар аталарча киңәшләрен бирде, шулай ук кимчелекләрне дә күрсәттеләр.

Агропромышленность ветераннары урак барышында тагын чыгачакбыз диделәр.

Розалия Мостафина
Автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев