Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск эшмәкәре Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша

Лениногорск эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин чыгышы татар нәселле атлар үрчетүгә багышланган иде.

Лениногорск районы Югары Каран авылында ул 330 баш ат тотуын, шуларның 138е татар токымлы атлар булуын әйтте.

"Шушы җыеннар ярдәмендә, күп төбәкләрдә татар атлары асраучылар белән таныштым, файдалы киңәшләр ишеттем. Бүген горурланып әйтә алабыз: илдә яңадан нәселле татар атлары токымы торгызылды", - ди ул. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, атларын арттыру өчен эшмәкәргә ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.

"Атны төрле максаттан - кем спорт өчен, кем эш өчен, кемдер ат асрап, итеннән ризык әзерләү өчен тота. "Чабышта йөргән атны ничек ашап була" диючеләргә: "Монысы - ризык әзерләргә, болары - нәселле атлар - чабыш өчен, монысы хезмәт күрсәтү өчен дип аңлатырга кирәк. Безгә атчылык, ат ите турында "Татмедиа" аша аңлатырга кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Фәрит Нәбиуллин татар токымлы атларның Зәй, Әлки, Азнакай, Теләче, Саба, Балтач һәм башка районарда да тарала башлаганын әйтте. "Татар халкы үз атын кайтарды. Ел саен районыбызда республика күләмендә ат бәйгеләре үткәрә башладык. Балалар да атлар белән кызыксына, көн саен 15-20 ләп бала килә", - диде. Ул район фермерлары белән кооператив төзергә нияте булуын да әйтте.

Эшмәкәр Рөстәм Миңнеханов белән бер сөйләшү теләге булуын әйткәч, ТР Президенты: "Лениногорскига баргач, яныңа кереп чыгарга кирәк. Килербез, бер чәй эчәрбез", - диде.  

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/16/182720/

 

Фото: Салават Камалетдинов һәм татарский конгресс

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев