Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә әзерләнә (ФОТОЛАР)

Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хуҗалык белгечләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында язгы чәчү мәсьәләләренә кагылышлы семинар узды, авыл хуҗалыгы техникаларының, чәчү комплексларының әзерлеге тикшерелде.

Районның “Зеленогорский” бүлекчәсендә (Зеленая Роща) 17 берәмлек техника тезеп куелган иде. Берничәсе терлекчелек комплексында эшли, диделәр. Тракторларга ничек итеп техник күзәтү уздырылуы күрсәтелде.
Семинарның икенче өлеше “Лениногорская агрофирмасы”ның Иске Иштирәк бүлегендә үтте. Биредә чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар буенча сөйләшү булды. Аларны көйләү механизмнары күрсәтелде.
Игенчеләр алдында эш күләме зур: районда 60 мең гектарда чәчүлек җирләре исәпләнә, шуның 37 мең гектарында язгы кыр эшләрен башкарып чыгасы бар. Минераль ашламалар туплау эше дә башланды, дөрес, финанс проблемалары ашлама белән тәэмин ителүгә аяк чалды, быел әлеге эш  акрын бара. Бер гектар җиргә 20 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама туры килә, шуның 16 килограммы – дәүләт күрсәтелгән ярдәмнән. Узган ел бу вакытта күбрәк тупланган булган.

Районда 222 берәмлек трактор, 20 – чәчү комплексы, йөздән артык чәчкеч, 80 берәмлек культиватор исәпләнелә.

Материалны Розалия Мостафина әзерләде

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев