Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында авыл хуҗалыгын исәпкә алу дәвам итә (ФОТОЛАР)

Шушы елның 1 июленнән башланып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк, "Авылда тәртип булса, ил муллыкта яшәр" девизы белән узучы Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алучылар белән без дә шәһәрдәге шәхси секторда булып кайттык. Йортлар буенча йөрергә чыгар алдыннан, исәпкә алучы Флера апа Хәйруллина өстенә зәңгәр төстәге жилетын, башына да шундый төстәге...

Шушы елның 1 июленнән башланып, 15 августка кадәр дәвам итәчәк, "Авылда тәртип булса, ил муллыкта яшәр" девизы белән узучы Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алучылар белән без дә шәһәрдәге шәхси секторда булып кайттык.

Йортлар буенча йөрергә чыгар алдыннан, исәпкә алучы Флера апа Хәйруллина өстенә зәңгәр төстәге жилетын, башына да шундый төстәге махсус баш киемен киеп куйды, бейджигын тагып, кулына "Ростат" дигән портфелен алды. Исәпкә алучы нәкъ менә шулай ерактан танылып, күренеп торырга тиеш. Без кергән йорт хуҗабикәсе дә "киемегездән танырга була сезне, әйдәгез, керегез", дип каршы алды.
Биредәге шәхси хуҗалыкта Флера Хәйруллина кирәкле мәгълүматны язып алды. Сан алу кәгазенә кешенең исем-фамилиясе, хәтта адресы да язылмый икән, болар сер итеп саклана. Кәгазьдә алар урынына бары берничә цифрдан торган код кына бар. Без кергән йортта бакчада җиләк-җимеше дә, яшелчәсе дә ишелеп уңган.Теплицада кыяр үсә, помидорлар кызарып пешә.
Исәпкә алучы аларны да теркәп куйды, теплица, ял итәр өчен ясалган беседка, мунча бина-каралтыга керә, бакчадагы җимеш агачлары квадрат метр белән языла, дип аңлатты Флера апа. Анкетада җыйган уңышның күпме өлешен сатасыз, яисә башкаларга (туган-тумача, балалар) бирәсез дигән сорау да бар.
Мәкаләнең ахырын "Заман сулышы"ның 22 июль санында укыгыз
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: с/х перепись 2016 авыл хуҗалыгын исәпкә алу

2
X