Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында алдынгы комбайнчылар бүләкләнде (ФОТОЛАР)

Районыбыз кырларында урып-җыю дәвам итә. Шушы көннәрдә өченче һәм дүртенче җидекөнлеккә нәтиҗәләр ясалды.


Алдынгы комбайнчыларга күчмә флаг һәм акчалата премия тапшырырга басуга агропромышленность хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы ветераннары килде. 


Районның “Йолдыз” хуҗалыгыннан Серебрянников Владимир кече җитештерүчәнле комбайннар арасында җиңүче булды.


Уртача җитештерүчәнлектә булган комбайннар арасында “Сатурн-Урал”дан Ринат Гобәйдуллин.


Югары егәрлектәге комбайннар арасында “Спартак агрофирмасы”ннан Альмир Вәлирахманов җиңүче булды.


Аннан соң ветераннар “Спартак агрофирмасы”ның ашлык амбарына юнәлде. Монда орлык сыйфаты, эш урыннарында тиешле саклану чаралары, аптечкалар белән тәэмин ителеш турында кызыксынды.


Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев