Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Кичә район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков уракта эшләүче алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр.



Нәтиҗәләр үткән атнаның эш йомгаклары буенча билгеләнде. Алдынгылар өч төркемгә бүленде. Беренче төркемдә “Маркс” хуҗалыгыннан Әсхәт Сәхапов җиңүче булды. Бер атна эчендә «Нью-Холланд 7060» комбайнында 490 тонна бөртеклеләр суктырган.

Икенче төркемдә “Агрофирма Лениногорская» җәмгыятеннән Звонарев Анатолий һәм Габидуллин Азат җиңүче булды. Алар КЗС-1218 комбайнында 485 әр тонна суктырганнар.

Өченче төркемдә “Ленин” хуҗалыгыннан Ирек Иванов җиңүче булды. Ул КЗС-7 комбайнында 337 тонна бөртекле суктырган.

Комбайнчыларга акчалата премия һәм күчмә байрак тапшырылды.

 

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/photoreport.htm/photoreport/5559907.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев