Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида “Хәбибуллин” фермер хуҗалыгы чәчүне төгәлләгән

Районда беренчеләрдән булып, "Хәбибуллин Ф.З" крестьян-фермер хуҗалыгы иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләде. Бүгенге көндә 580 гектар мәйданда чәчелгән бөртекләр уңайлы һава торышы буласына ышанып, җир "юрганына төренеп ята". 150 гектарында - бодай, 130 гектарында - арпа, солы - 120 гектарда, берьеллык үләннәр - 110 гектарда һәм 70 гектарда - терлек...

Районда беренчеләрдән булып, "Хәбибуллин Ф.З" крестьян-фермер хуҗалыгы иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләде.


Бүгенге көндә 580 гектар мәйданда чәчелгән бөртекләр уңайлы һава торышы буласына ышанып, җир "юрганына төренеп ята". 150 гектарында - бодай, 130 гектарында - арпа, солы - 120 гектарда, берьеллык үләннәр - 110 гектарда һәм 70 гектарда - терлек азыгы кушылмасы чәчелде, ди Фәнзәт Зиннәтуллович бу хакта. Әлеге эшләрне дүрт трактор белән башкарып чыкканнар. Шуның өчесе куәтлеләрдән санала. Чәчүдә тир түгеп эшләүчеләрнең берсе - Азат Хәбибуллин. "Тәүлегенә 70-80 гектар җир эшкәртте. Культивацияләүдә армиядән кайткан яшь егет Ришат Сәхапов, катоклауда Айрат Хәйдәров эшләде", ди фермер. Чыннан да, хуҗалыгыңда уңган-булган механизаторлар булмаса, чәчү эшләрен тиз генә башкарып чыгармын димә.
Алда әле рапс, карабодай, кукуруз чәчәсе бар. "Шушы көннәрдә кукуруз орлыгы кайтырга тиеш, аннары анысына да керешербез, һава торышы гына уңай килсен", ди Фәнзәт Хәбибуллин. Ул 300 гектар мәйдандагы уҗым культуралары өчен дә шат. "Матур күренәләр" дип горурланып әйтеп куйды.
Район буенча 6 май көне мәгълүматларына карасак, чәчү эшләре 9,8 мең гектарда башкарылган. Бу барлык мәйданның 26 проценты дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чђчњ