Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесенә йомгак ясалды

Чәршәмбе көнне районда «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгене узган ел оештырып җибәргәннәр иде. Күп кенә комбайнчыларыбыз район башлыгының күчмә байрагын һәм акчалата премия алдылар. Әлеге гамәл үзенә күрә игенче-механизаторларга эшләргә этәргеч бирде, хезмәт кешесен күрә белергә ярдәм итте. Комбайннар, җитештерү мөмкинлегенә карап, өч төркемгә бүленде. Әлеге матур...

Чәршәмбе көнне районда «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесенә йомгак ясалды.


Әлеге бәйгене узган ел оештырып җибәргәннәр иде. Күп кенә комбайнчыларыбыз район башлыгының күчмә байрагын һәм акчалата премия алдылар. Әлеге гамәл үзенә күрә игенче-механизаторларга эшләргә этәргеч бирде, хезмәт кешесен күрә белергә ярдәм итте. Комбайннар, җитештерү мөмкинлегенә карап, өч төркемгә бүленде. Әлеге матур традицияне быел да дәвам итеп, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре кырга килде. Шундый вакыйганы үзләренең моңлы, матур тавышлары белән бизәргә, игенчеләрне бераз булса да, ял иттерергә дип, Мәдәният сараеннан бер төркем артистлар да килеп җитте.
«Лениногорская» агрофирмасы»ның Мичурин авылы янындагы басуда, тузан туздырып, комбайннар гизә, алар көзге бодай суктыра. Сары гәрәбәдәй бөртекләр «КамАЗ» машинасына коела. Аннан амбарларга китә. Биредә кызу эш гөрли. Агрофирманың үсемлекчелек буенча урынбасары Фәнис Шәйхетдинов әйтүенчә, көзге бөртеклеләрне суктыруны тәмамлау алдында торалар.
- Менә бүген шушы кырда көзге бодайны тәмамлыйбыз. Аннан соң комбайнчылар арпа урырга керешәчәк, әлеге культураның мәйданы зур - 4 меңнән артык гектарда чәчелгән, - ди ул.
«Лениногорская» агрофирмасы» кырларында көзге арышның уңышы гектарыннан 19 центнер, тритикале - 17, көзге бодай 18 центнер тәшкил иткән. Биредә алдынгылыкка комбайнчы Анатолий Звонарев чыкты. Ул бер атна эчендә 2 мең 692 центнер бөртеклеләр суктырган. Әлеге урак аның өчен бишенчесе. Самара якларыннан килгән комбайнчының эш стажы 30 елдан артык инде.
- Һава торышы яхшы булса, көненә биш йөз центнерлап суктырырга була. Уҗымнарның уңышы бик начар дип әйтмәс идем. Елына күрә зарланып булмый. Комбайн ярыйсы гына эшләп тора, ашату әйбәт, тиз арада уракны тәмамларбыз, - ди. Ярдәмчесе Дмитрий Данилов белән икәү иртәдән караңгыга кадәр КЗС-12 комбайнында эшлиләр.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов игенчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, исән-сау эш­ләүләрен теләп, Анатолийга күчмә
байрак һәм премия тапшырдылар. Төш вакыты да килеп җиткән икән. «Обед килде» диешеп, комбайнчылар машина янына җыелды. Аш пешерүче Хамидә Найпак аларга беренчегә - борщ ашы, икенчегә - итле макарон һәм чәй алып килгән. «Төшке һәм кичкене шулай кырга алып киләбез. Кичкегә карабодай булачак. 40-50 кеше ашатырлык итеп әзерлибез. Әле командировкада булганнарга иртәнге аш та бирәбез», ди.
Шул вакытта артистларның да моңлы тавышы басуга таралды, гармун уйнап, җырладылар да, курайда да сыздырдылар. Соңыннан игенчеләр аларга ял бүләк иткән өчен рәхмәтләрен әйтеп, комбайннарга утырып, икмәк җыярга кереште.
Икенче төркемдәге комбайнчы «Ленин» хуҗалыгыннан - Ирек Иванов. Ул КЗС-7 «кыр корабы» белән бер атна эчендә 1 мең 271 центнер бөртеклеләр суктырган. Әле өченче сезон гына комбайнга утырса да, техника ят түгел аңа.
- Кечкенә вакытта ярдәмче булып эшләгән идем. Эшнең авырлыгы сизелми, комбайн ватылып интектерми. Кайбер вакытта көненә 15 бункерны икмәк белән тутырырга була, - ди.
Егерме елдан артык эш стажы булган Федотовка механизаторы урак беткәч тә буш тормый, ДТ, МТЗ тракторлары белән хуҗалыкта эш табыла.
Куәтле комбайннар арасындагы төр­кем­дә алдынгылыкны «Хәйретдинов Н.Л.» фермер хуҗалыгыннан «Джон-Дир»да эшләүче Виктор Богачев алган. Аны бер көн алдан барып котлаганнар иде.
Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск комбайнер лучший комбайнер