Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида печәнгә төшәргә җыеналар

Терлек азыгы әзерләү вакыты килеп җитте. Тик моның өчен барлык шартлар да булдырылырга тиеш. Бу хакта мэриядә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә сөйләштеләр. Ул үткән атнада район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Анда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Хәзерге вакытта эшләнәсе эшләрнең иге-чиге юк. Чәчүлек мәйданнарын чүп үләннәре һәм корткычларга каршы...

Терлек азыгы әзерләү вакыты килеп җитте. Тик моның өчен барлык шартлар да булдырылырга тиеш. Бу хакта мэриядә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмәдә сөйләштеләр.
Ул үткән атнада район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә үтте. Анда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Хәзерге вакытта эшләнәсе эшләрнең иге-чиге юк. Чәчүлек мәйданнарын чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртмәсәң, мул уңыш алу турында хыялланырга гына кала. "Моны тиешенчә эшләмәсәк, чәчелгән мәйданнар чыгымлы булачак", ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев. Гербицид белән эшкәртүнең үз срогы бар, шунлыктан көчне туплап, вакытка сыешырга кирәк.
Киңәшмәдә 1 июньнән печәнгә беренче чабымга чыгарга киңәш ителде. Шуның белән беррәттән, сенаж салу эше дә башланып китәчәк. Шунлыктан әлеге юнәлештә катнашачак техниканы төзәтеп ремонтлауны төгәлләргә кирәк. Сенаж салу өчен траншеяларның чиста, агарткан булуы мөһим, "Зеленогорский" , "Сатурн-Урал"да бу яктан эш яхшы оештырылган, диелде. Моны башкармасаң, сыйфатлы мал азыгы булмаячагы көн кебек ачык. Ул сыйфатлы икән, белүебезчә, турыдан-туры сөттә чагылыш таба.
Терлекчелек ел әйләнәсе игътибар үзәгендә булса, югары нәтиҗәләр белән куандыра. Д.Миңнебаев чыгышыннан күренгәнчә, кайбер хуҗалыклар кесә калынайту өчен яшь бозауларны сата. Кәгазьдә язылган белән фактта булганлыгы чагышырга тиешлеге искәртелде. Бу шулай ук чәчүлек җирләренә дә кагыла. Субсидияне бит хуҗалыклар күрсәткәнчә алды, шуның өчен барысы да төгәл, барысының да исәп-хисабы булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән комиссия хуҗалыкларның өчтән берен тикшергән. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Киңәшмәдә эш нәтиҗәсе сүлпән барган хуҗалык җитәкчеләренә катгый кисәтү ясалды. Ә мал санын иллешәр башка киметкән өчен җәмгыять җитәкчеләре Фирдүс Өметбаев ("Спартак" агрофирмасы") һәм Айрат Зәйнетдиновка ("Восходящая Заря") район башлыгы тарафыннан шелтә белдерелде. Үсемлекчелек буенча вазифаларына салкын караучы җитәкчеләр дә соңгы кисәтү алды. Болар Рафикъ Әхмәтов ("Агропродсервис"), Насих Солтангиров ("Йолдыз").
Соңыннан Рәгать Хөсәенов һәр тармакның җаваплы кешесенә үз өлкәсен контрольлек итәргә кушты, хуҗалык җитәкчеләрен гадел рәвештә эшләргә чакырды. "Сезнең эш нәтиҗәгез - кырда һәм терлекчелек комплексында күренә. Җаваплылыкны югалтмыйча, хезмәтчәннәрне аңлап эш итегез", диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печђн